Балтач районының Түбән Cасна авылында мәдәният йортына капиталь ремонт ясау төгәлләнеп килә

2026 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Балтач районының Түбән Сасна авылында мәдәният йортына капиталь ремонт ясау төгәлләнеп килә. Объект 49 млн сум финанслау белән «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.

ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, ике катлы кирпеч бинада стропиль системасы көчәйтелгән, җил һәм уттан саклау, идән тарттыру һәм плитка җәелгән. Моннан тыш, сәхнә кору, инженерлык челтәрләрен урнаштыру һәм биналарны бизәү эшләре алып барыла. Объектның оператив әзерлеге 85% ка җиткән.

Сасна авыл мәдәният йорты 1981 елда төзелгән. Биредә 250 урынлык тамаша залы, фойе, костюмнар, директорлар, грим бүлмәләре, декорацияләр өчен бүлмәләр бар. Икенче катта музей һәм китапханә урнашкан.

1985 елда бинаның бер стенасына татар милли киемнәрендә елга ярында биюче яшьләр рәсем ясый. Панно учреждениенең визит карточкасы булды. 2007 елда, беренче капиталь ремонт вакытында, сурәт реставрацияләнде инде. 20 ел узгач, рәсем дә яңартылачак.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Гаилә» илкүләм проекты буенча Мамадыш, Кукмара (3), Балтач һәм Арча районнарында 6 авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International