Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында 2026-2027 елларның җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының беренче утырышы узды. Анда министрлыклар һәм ведомстволар, ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалар вәкилләре катнашты.
Утырышны үткәргән Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Мәҗит Салихов җаваплы бурыч билгеләде – кышкы чорда торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектларының өзлексез эшләвен тәэмин итү.
Министр урынбасары искәрткәнчә, узган ягу сезоны 246 көн дәвам итте. Ул 12 сентябрьдә старт алды, Актаныш районы җылылыкка беренче булып тоташтырылды һәм 15 майда Апас районын сүндерү белән тәмамланды.
Мәҗит Салихов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларын 2026/2027 елгы җылыту чорына әзерләү бурычлары турында» 23.05.2026 № 733 карары кабул ителгән. Аны гамәлгә ашыру өчен республика башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм предприятиеләр алдында төп бурычлар исемлеге төзелде.
2026-2027 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабы төзелде. Аның эш планы расланды.
Утырыш барышында муниципаль берәмлекләргә кайбер йөкләмәләр бирелде. Аерым алганда, министр урынбасары «Торак фонды мониторингы» мәгълүмати-аналитик системасына һәм «ФРТ» ППК АИС системасына җылыту чорына әзерлек турында мәгълүмат кертергә кирәклеген ассызыклады. Тиешле мәгълүмат штабның киләсе утырышы көн тәртибенә кертеләчәк.
Моннан тыш, һәр муниципаль берәмлектә аварияләргә каршы тренировкалар үткәрелергә тиеш.