Лениногорскида суүткәргечне күләмле реконструкцияләүнең икенче этабы дәвам итә, ул 2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башланган.
Гомуми озынлыгы 30,5 км булган насос станциясе 1990 нчы елларда төзелгән. Эксплуатация вакытында аның тузганлыгы 85% ка җиткән.
2025 елда 7,5 км челтәр яңартылган.
Агымдагы елда 8,2 км ны алыштырачаклар – бу максатларга 333 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Калган участокны 2027 ел программасына кертү планлаштырыла.
Нәтиҗәдә Лениногорскиның 68 мең кешесе һәм районның 8 авыл җирлеге хуҗалык-эчәр су һәм янгынга каршы су белән тәэмин ителәчәк.
Төзелеш-монтаж эшләрен «Энергетика сервис компаниясе» генераль подрядчысы башкара. Предприятиенең реализацияләнгән эре объектлары арасында – Лениногорскида блок-модульле котельный һәм Азнакайда үзәк котельный урнаштырып, газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү.
Лениногорск суүткәргечен модернизацияләүдә экскаватор машинисты Ара Елчян да актив катнаша. Ара Жораевич торак-коммуналь өлкәдә 9 елдан артык эшли, «Энергетика сервис компаниясе» ҖЧҖендә – 3 ел. Аның тәҗрибәсе, яхшы координациясе нәтиҗәсендә торба үткәргеч сыйфатлы һәм билгеләнгән вакытта салына. Бу вакытта ике ысул кулланыла: горизонталь авыш бораулау юлы белән – 2,4 км һәм ачык ысул белән – 5,8 км.
Агымдагы ел планын августта төгәлләү каралган, хәзер объектның әзерлеге 85% тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстанда коммуналь өлкәнең 17 объекты модернизацияләнәчәк, гомуми суммасы 2,5 млрд сум.