Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
«Агымдагы атнада күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның яңа программасы расланды. Актуаль редакциягә 41 муниципаль берәмлектә финанслау күләме 11,118 млрд сум булган 813 күп фатирлы йорт кертелгән», – дип хәбәр итте Марат Айзатуллин.
Программа уңаеннан шулай ук Казанның, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарының 56 торак йортында 124 лифт алмаштыру планлаштырыла.
Министр сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалык фонды электрон аукционнар оештыруны яңарткан. Агымдагы атнада 34 күпфатирлы йорт буенча аукционнар игълан ителде. Калган документлар буенча тикшерү этабы тәмамлана. Алар буенча сатуларны игълан итү 30 июньгә кадәр планлаштырылган.
458 күпфатирлы йортта капиталь ремонт эшләре башланган, 59 ККДда эшләр тәмамланган. Программаның гомуми үтәлеше 37% тәшкил итә.