Бүген ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.
Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин раслаган яңа составны тәкъдим итте. Катнашучылар шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Илшат Гыймаевның Татарстанда Дәүләт торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыруның барышы турындагы докладын тыңладылар.
Нотыкчы искә төшергәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча 3 515,1 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Агымдагы елда 3 175 мең кв. м төзү планлаштырылган, хәзерге вакытта 2 002 мең кв. м тапшырылган.
Илшат Гыймаев хәбәр иткәнчә, 2026 елда 71,35 млрд сумлык 77 социаль-мәдәни объект төзелә. Шул исәптән 9 мәдәният объекты, 16 спорт объекты, 10 мәгариф объекты, 6 балаларны савыктыру лагере, 6 халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты, Казанның 18 нче шәһәр клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге һәм башкалар.
Министр урынбасары сүзләренчә, төзелеш-монтаж эшләре билгеләнгән вакытка туры китереп алып барыла.