Кукмара районының Өлге авылында төзүчеләр җирле клубка капиталь ремонт ясый. Объект 30 млн сум финанслау белән «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.
ТР ГИСУ мәгълүматларына караганда, сүтү эшләре тәмамланган, түбә һәм радиаторларны урнашытру, җылыту һәм су челтәрләрен тоташтыру эшләре тәмамланган. Шулай ук идән корылган. Хәзер чорма түшәмәсен җылыту, җылылык пунктын бизәү, электр кертү, отмостканы ясау эшләре бара.
Шуннан соң эшчеләр тәрәзәләрне алыштырырга керешәчәкләр.
Объектның әзерлеге 64% тәшкил итә.
Элегрәк Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты буенча Мамадыш, Кукмара (3), Балтач һәм Арча районнарында 6 авыл клубына капиталь ремонт ясалачак, аларны гомуми финанслау 195 млн сумнан артык.