Татарстан Россиядә торакны файдалануга тапшыру буенча 3 нче урында һәм Идел буе федераль округында 1 нче урында тора

2026 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда быел күпфатирлы һәм хосусый йортларны тапшыру балансы үзгәрде. Республика файдалануга тапшырыла торган квадрат метрлар саны буенча өченче урынга чыкты

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашында узган түгәрәк өстәлдә торак базарының алга таба үсеше турында фикер алыштылар.

Расланган план 3,175 млн кв. м тәшкил итә. 2025 ел белән чагыштырганда ул «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты паспорты кысаларында киметелгән. Республика быел 2 млн. кв. м чиген узды – бер елга планнан 63%. Узган елга карата бу күрсәткеч 97% тәшкил итә.

«Быел парадоксаль хәл булды – без күпфатирлы йортлар буенча артып китү белән барабыз – узган ел белән чыгштырганда 168%, хосусый торак төзелеше буенча арттарак калабыз – 74%. Әмма без планлы рәвештә барабыз һәм муниципалитетлар белән объектлар буенча эшлибез», – диде Гыймаев.

Татарстан бүгенге көндә торак тапшыру буенча Россиядә өченче урында тора, Мәскәү өлкәсеннән (3,5 млн кв.м) һәм Мәскәүдән (2,2 млн кв. м) калыша. Идел буе федераль округында республика гадәттәгечә беренче урында тора. Икенчесендә Самара өлкәсе урнашкан (700 мең кв.м).

2025 елның октябрендә Татарстан торак тапшыру буенча илдә бишенче һәм Идел буе федераль округында беренче урында иде, дип хәбәр итте республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин 27 июньдә хәбәр иткәнчә, республикада ел башыннан гомуми мәйданы 777 мең кв. м булган 84 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган. ИЖС буенча 1,1 млн. «квадрат» файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International