Бүген матбугат туры кысаларында журналистлар Биектау районының Биектау авылындагы «Казан арты» паркын төзекләндерү барышы белән танышты.
2025 елда «Казан арты» паркы кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Һәм агымдагы елда ул 177,158 млн сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасына кертелгән.
Төзекләндерүнең гомуми мәйданы 20 205 кв. метр тәшкил итә. Проект буенча монда җәяүлеләр юлларын төзекләндерү, яктырту җайланмасы каралган. 1200 куак һәм агач утыртылачак, шул исәптән сирень, артыш, спирея, груша, алмагач, миләш һәм өрәңге.
Паркта 108 кече архитектура формасы – эскәмияләр, креслолар, урналар, таган, ярымшарлар барлыкка киләчәк. Шулай ук амфитеатр, велопарковкалар, воркаутлар, памп-трек, уен манарасы, карусельләр, бүрәнәләрдән пирамидалар, беседка-йорт, балансир-качалка, гимнастика турнигы булган балалар мәйданчыгы төзеләчәк. Хәзер төзүчеләр юллар һәм инженерлык челтәрләре астына бетон нигез сала.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Казандагы Кабан күле яр буен реконструкцияләүнең өченче чиратын да кертеп, 54 җәмәгать урыны төзекләндереләчәк. Финанслау чыганаклары булып федераль һәм төбәк бюджетлары, шулай ук инвесторлар тора.
Шул исәптән 42се – «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча. Шуларның 6сы – 2025 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы 10 бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр. «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасы буенча 36 объектны яңартачакбыз. Шулай ук 2024 елда шундый ук конкурста җиңгән 7 парк һәм скверны төзекләндереп бетерәбез», – диде министр.
Моннан тыш, «Җәмәгать урыннарын үстерү» республика программасына 2 объект кертелгән. Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, эшләр 49 объектта башланган.