Татарстанның 530 күпфатирлы йортында капиталь ремонт дәвам итә

2026 елның 17 июле, җомга

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Марат Айзатуллин искәрткәнчә, агымдагы елда яңа расланган программа буенча Татарстанның 41 муниципаль берәмлегендә 813 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарының 56 йортында 124 лифт алыштырылачак. Бу максатларга 11,118 млрд сум бүлеп бирелгән.

«Электрон аукционнар оештыру төгәлләнде. 6 күпфатирлы йорт буенча сатуда катнашу өчен гаризалар тапшырыла, подряд оешмалары 21 июльдә билгеләнәчәк», – дип хәбәр итте министр.

Капиталь ремонт 530 күпфатирлы йортта дәвам итә, 96сында төгәлләнгән. Калган объектлар буенча проект документациясе раслана, материаллар сатып алына. Эш графигы буенча июль ахырына кадәр башлау планлаштырыла.

Программа буенча гомуми үтәлеш 53% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International