Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 73 процентка үтәлгән

2026 елның 25 июле, шимбә

Торак тапшыру планы хәзерге көнгә 73% ка үтәлгән – 2 млн 320 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Дамир Шәйдуллин ачыклык керткәнчә, коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 82% ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы якынча 857 мең кв. м булган 93 күпфатирлы йорт.

Социаль ипотека программасы буенча еллык план 60% ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 90 мең кв. метрдан артык булган 34 йорт төзелеше тәмамланган.

Хосусый торак төзелеше юнәлешендә 1 млн 372 мең кв.м. торак, ягъни планның 69% ы тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International