2030 елга кадәр Татарстанда файдалану вакыты чыккан барлык лифтларны тулысынча яңартырга кирәк

2026 елның 28 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстанның Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эре программаларның берсен – күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны гамәлгә ашыруга багышланган брифинг узды.

Төп доклад белән чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин әлеге программаның Татарстанда 2008 елдан бирле гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.  2010 елда капиталь ремонтны финанслауның яңа механизмын булдыруга юнәлдерелгән торак фондын яңартуның пилот проекты башланды.

«Татарстанның уңай тәҗрибәсе федераль торак законнарын үстерүгә ярдәм итте. 2013 ел ахырыннан күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның төбәк системасы Россия Федерациясенең барлык субъектларында булдырылды, – дип сөйләде Д. Шәйдуллин. – 2014-2043 елларга төбәк программасына 17 635 күпфатирлы йорт кертелгән. Төбәк операторы – «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы фонды» коммерциягә карамаган оешмасы төзелде.

Биналарның милекчеләре тарафыннан капремонт фондлары түбәндәгечә формалаштырыла: 16 406 йортта – Төбәк операторының гомуми счетында, 1 229 йортта – махсус счетта.

Министрның беренче урынбасары мәгълүматлары буенча, узган 18 елда 12 меңнән артык күпфатирлы йорт ремонтланган, аларның гомуми мәйданы 54 млн кв. метрдан артык. Ул йортларда 2 млн нан артык кеше яши.

Агымдагы елда программа 41 муниципаль берәмлектә 813 күп фатирлы йортны үз эченә ала. Финанслауның гомуми күләме – 11,119 млрд сум. Төп юнәлешләр – түбәләрне һәм фасадларны ремонтлау, йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен яңарту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру.

«Аерым өстенлек – 56 йортта 124 лифт алыштыру. Безнең алда хөкүмәт куйган зур бурыч тора: 2030 елның 15 февраленә кадәр файдалану вакыты чыккан барлык лифтларны тулысынча яңарту, – диде Дамир Шәйдуллин. – 2026 елдан 2029 елга кадәр республикада 1474 лифтны алыштырырга кирәк булачак, шуларның 980 е – төбәк операторы счетында һәм 494 е – махсус счетларда».

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, аеруча катлаулы вәзгыять – махсус счетлы йортлар буенча. 2025 елда планлаштырылган 36 лифтның бары тик 3 се генә алыштырылган.

Элекке алымнарны саклаганда билгеләнгән срокларны бозу куркынычы бар. РФ Торак кодексының 189 маддәсе нигезендә, әгәр махсус счетлы йортта капиталь ремонт вакытында үткәрелмәсә һәм эшләрнең кирәклеге расланса, җирле үзидарә органы төбәк операторы счетында фонд булдыру турында карар кабул итә.

Дамир Шәйдуллин үзенең докладында газ җиһазларын эксплуатацияләүдә куркынычсызлык мәсьәләсенә дә аерым игътибар бирде. Угар газы белән агулануның төп сәбәпләре арасында – искергән ачык типтагы газ колонкаларын куллану, җитәрлек һава агымы булмаган герметик пластик тәрәзәләр урнаштыру һәм вентиляция каналларының һәм төтен чыгару юлларының канәгатьләнерлек булмаган торышы, беренче чиратта 1960-1970 елларда төзелгән йортларда.

«Муниципаль берәмлекләр вентиляция каналларын һәм төтен юлларын торгызуны югары куркынычлы йортларны капиталь ремонтлау программаларына кертергә тиеш. 2026 елда мондый эшләр 19 муниципаль берәмлектәге 141 күпфатирлы йортта планлаштырылган. Эшләрне башлау өчен милекчеләрнең гомуми җыелышының уңай карары кирәк», – дип ассызыклады министрның беренче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International