Торак төзелеше барышы турында бүген Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Ел башыннан Татарстанда 2,618 млн кв. м тирәсе торак файдалануга тапшырылган. Төзелеш программаларының гомуми планы 83% ка үтәлгән», – диде Марат Айзатуллин.
Шул исәптән коммерцияле төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы 875 мең кв.м булган 99 күпфатирлы йорт тапшырылган, бу планлаштырылган күләмнең 84% тәшкил итә.
Социаль ипотека программасы буенча еллык мәйданы 90 мең кв. метрдан артык булган 34 йорт төзелгән – бу 60% тәшкил итә.
Индивидуаль торак төзелеше программасы 84% ка үтәлгән – 1,652 млн кв. м. торак тапшырылган.