Яр Чаллыда 11 торак районның суүткәргеч челтәренә капиталь ремонт ясала. Чаралар «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны заманчалаштыру» федераль программасы буенча гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 143,4 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ мәгълүматлары буенча, 11 торак районны су белән тәэмин итү челтәре 1978 елда төзелгән һәм 88% тан артыгы тузган. Эксплуатацияләү чорында корыч торбаларның гидроизоляциясе бозылган, коррозиянең интенсив процессы күзәтелгән. Нәтиҗәдә, стеналарның калынлыгы яңа торба калынлыгының 70% гына тәшкил иткән. Ремонтлана торган участокларда берничә тапкыр авария хәлләре теркәлгән.
Объектта төзелеш-монтаж эшләре май аенда башланган һәм 88 процентка башкарылган. 4049 метрдан 3497 м төрле диаметрлы полиэтилен торба салынган. Суүткәргечне капиталь яңартуны август аенда тәмамлау планлаштырыла.
Нәтиҗәдә 11 районда яшәүче 12 714 кешегә хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырачак.
Элегрәк Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Яр Чаллының 15 коммуналь өлкә объекты яңартылачак.