Татарстаннан биш проект Уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

2026 елның 11 августы, сишәмбе

«Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» XI форумы кысаларында конкурста сайлап алуның барлык треклары буенча Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс РФ Төзелеш министрлыгы тарафыннан «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча үткәрелә һәм терәк пунктларны һәм тарихи җирлекләрне дә кертеп, 300 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларны колачлый. Беренче тапкыр тарихи һәм чик буе регионнары өчен проектлар аерым сайлап алынды.

2026 елда вице-премьер Марат Хөснуллин җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе Россия Федерациясенең 82 субъектыннан 294 финалист-җиңүчене билгеләде, алар арасында: парклар, яр буйлары, мәйданнар, урамнар һәм җәяүлеләр зоналары. 2018 елда конкурс оештырылганнан бирле 1903 объект сайлап алынган, шулардан 1168 проект гамәлгә ашырылган.

Татарстаннан тәкъдим ителгән 12 проектның 5се җиңүче булды:

  • «Биләрнең тарихи үзәген Ленин, Урицкий һәм Красный Бор урамнары чикләрендә төзекләндерү» («Тарихи җирлекләр» категориясендә)
  • Түбән Камада «Нефтехимиклар паркын реновацияләү» («Халык саны 100 мең кешедән алып 300 мең кешегә кадәр булган кече шәһәрләр һәм терәк торак пунктлар» категориясендә)
  • Бөгелмәдә «Балалар паркы» («Халык саны 50 мең кешедән алып 100 мең кешегә кадәр булган кече шәһәрләр һәм терәк торак пунктлар» категориясендә)
  • «Лениногорскида Крупская, Ленинград, Шашин һәм Кутузов урамнары белән әйләндереп алынган территорияне төзекләндерү» («Халык саны 50 мең кешедән алып 100 мең кешегә кадәр булган кече шәһәрләр һәм терәк торак пунктлар» категориясендә)
  • «Апасның үзәк өлешен үстерү. Үзәк паркны һәм аның тирәсендәге территорияләрне төзекләндерү» («Халык саны 5 мең кешедән алып 20 мең кешегә кадәр булган кече шәһәрләр һәм терәк торак пунктлар» категориясендә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International