Азнакайда үзәк котельныйны реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Белгечләр объектның әзерлеген 90% дип бәяли.
ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, блок-модуль котельный бинасы, төтен торбалары һәм кайнар су аккумуляторлары баклары монтажланган. Котельный эчендә җиһазларны бәйләделәр. Шулай ук электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, газ белән тәэмин итү һәм җылылык челтәрләре системалары монтажланган.
Хәзер эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла, су белән тәэмин итүнең 2 нче чыганагы торбаүткәргечен гамәлдәге челтәрләргә тоташтыру, территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре алып барыла.
Әлеге объектны гамәлгә ашыру Азнакайда искергән җылылык белән тәэмин итү инфраструктурасы проблемасын хәл итә. Нәтиҗәдә шәһәрнең социаль әһәмияткә ия объектлары: 186 күпфатирлы йорт, 8 гомуми белем бирү мәктәбе, 16 балалар бакчасы һәм Азнакай үзәк хастаханәсе бүлекчәләре җылылык һәм кайнар су белән ышанычлы тәэмин ителәчәк. Гомумән алганда, 20288 кешегә хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырачак.
Коммуналь хуҗалык объектларын киң колачлы яңарту 2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Агымдагы елда республика программасы буенча 10 млрд сумлык 113 объект төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм ремонтланачак. Моннан тыш, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү» федераль программасы буенча 3 муниципалитетта 17 объект яңартылачак. Бу максатларга 2,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.