Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Агымдагы елда 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Программа кысаларында шулай ук Казан шәһәренең, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарының 57 торак йортында 126 лифт алыштыру планлаштырыла», – дип искә төшерде Марат Айзатуллин.
Министр хәбәр иткәнчә, капремонт 504 күпфатирлы йортта башланган, 201 ККДда төгәлләнгән. Калган объектлар буенча әзерлек эшләре алып барыла: проект документациясе раслана, материаллар сатып алына. Программаның гомуми үтәлеше 75% тәшкил итә.