Апас районының Апас бистәсендә социаль ипотека программасы буенча күпфатирлы йорт төзелгән.
ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, гомуми мәйданы 1547 кв. м булган дүрт катлы йорт 24 гаиләгә исәпләнгән. Фатирларның бер өлеше ятим балаларның торак шартларын яхшырту өчен каралган.
Барлык фатирлар да чиста отделкада бирелә. Монда шулай ук йорт яны территориясе төзекләндерелгән: парковка урыннары һәм балалар мәйданчыклары җиһазландырылган, тышкы яктырту җайланмалары монтажланган, кече архитектура формалары урнаштырылган.
Элегрәк Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда «Социаль ипотека» программасы буенча Татарстанда 108 йорт төзеләчәк. 34 йорт төзелеше тәмамланган, план 60% ка үтәлгән.
Исегезгә төшерәбез, «Социаль ипотека» программасын гамәлгә ашыру «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.