Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының XI Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
Төп доклад белән чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча системалы эш 2015 елдан бирле алып барылуын ассызыклады.
«Нәкъ менә Татарстан тәҗрибәсе «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектының башлангыч ноктасы булды. Безнең эшләнмәләр РФ Төзелеш министрлыгында югары бәя алды һәм бөтен илгә масштаблаштырырга тәкъдим ителде. Республикада эшләнгән регламентлар һәм практикалар төзекләндерүнең федераль стандартларына керде», – дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин.
2015 елдан 2025 елга кадәр Татарстанда 450 җәмәгать урыны төзекләндерелгән. Финанслауның гомуми суммасы якынча 29 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән 14 млрд – федераль бюджет акчалары.
Министр хәбәр иткәнчә, агымдагы елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 2,7 млрд сумлык 51 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Төзүчеләр төзелеш-монтаж эшләренең 70% башкарган инде.
«Татарстан ел саен уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында катнаша. 2018 елда аны эшләтеп җибәрү вакытына без иҗтимагый урыннарны үстерүдә җитди тәҗрибә тупладык инде, шуңа күрә без иң күп җиңүчеләр булган төбәкләрнең берсе: 9 ел эчендә – 2018 елдан 2026 елга кадәр федераль финанслауны 60 проект алды, шуларның 42се инде башкарылган, 13ен агымдагы елда тәмамларга планлаштырабыз, тагын 5 проект буенча эшләр 2027 елда башланачак», – диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
2026 елда республикада узган елгы Бөтенроссия конкурсында җиңгән 6 объект төзекләндерелә, гомуми суммасы 906 млн сум тирәсе, шуларның 474,5 млн сумы – федераль бюджеттан субсидия. Бүгенгә төзелеш-монтаж эшләренең әзерлеге 56% ка җиткән.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елда конкурска Татарстаннан 12 гариза бирелгән иде. Аларның 5 се җиңү яулады:
- «Ленин, Урицкий һәм Красный Бор урамнары чикләрендә Биләрнең тарихи үзәген төзекләндерү»
- Түбән Камада «Нефтехимиклар паркын реновацияләү»
- Бөгелмәдә «Балалар паркы»
- Лениногорскида «Крупская, Ленинград, Шашин һәм Кутузов урамнары белән әйләндереп алынган территорияне төзекләндерү»
- «Апас бистәсенең үзәк өлешен үстерү. Үзәк паркны һәм аның тирәсендәге территорияләрне төзекләндерү».
Әлеге объектларны гамәлгә ашыру киләсе елга планлаштырыла.