Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында 2026-2027 елларның җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды.
Утырышны үткәрүче Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Мәҗит Салихов хәбәр иткәнчә, 2953 котельныйның 2842сендә әзерлек эшләре тәмамланган, үтәлеш 96% тәшкил итә. Кама Тамагы, Актаныш, Азнакай, Питрәч, Югары Ослан, Алексеевск, Ютазы, Чистай, Алабуга, Лениногорск, Нурлат, Саба муниципаль районнарында һәм Казанда күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк.
«Торак фонды мониторингы» системасындагы мәгълүматлар буенча, кышкы шартларда эшләргә 3019 мәгариф объекты әзерләнгән – бу 96%; 1883 сәламәтлек саклау объекты (98%); 1798 мәдәният объекты (97%); 157 социаль яклау объекты (97%); 276 спорт объекты (93%) һәм 98 яшьләр объекты (85%).
18 238 күпфатирлы йортның 11 802сенә әзерлек паспорты күрсәтелгән – бу планның 65% ы. Шул ук вакытта 19 муниципаль берәмлектә башкаруның факттагы күрсәткече республика буенча уртачадан кимрәк.
Мәҗит Салихов муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә җылыту чорына әзерлек буенча актуальләштерелгән мәгълүматны «Торак фонды мониторингы» системасына кертергә кирәклеген искәртте.