Казанда «Ак Барс Арена» стадионын капиталь ремонтлау дәвам итә.
ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, әзерлек этабы барышында металл конструкцияләрне 60% ка гидроструй чистарту һәм 51% ка уттан саклый торган буяу башкарылган.
Проект буенча сервер җиһазларын һәм видеокүзәтү системасын модернизацияләү, кабель монтажлау, җиһазлар китерү каралган.
Хәзерге вакытта «Спорт әзерлеге үзәге» ДАУ урнашкан стадион биналарына капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән. Аерым алганда, эчке эшләр башкарылган, электр белән тәэмин итү, вентиляция һәм кондиционер системалары монтажланган, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре салынган.
Арена 2013 елның маенда Бөтендөнья җәйге Универсиадасына файдалануга тапшырылган һәм 45 379 тамашачыга исәпләнгән. Стадионның инженерлык уникальлеге-12 мең тонна авырлыктагы яктылык үткәрүчән түбәдә, ул нибары 8 терәккә генә тотыла.
ТР ГИСУ фотосы