Ирек Фәйзуллин Казанда сәнәгать зоналарын реновацияләүнең Россиядәге иң эре проектын гамәлгә ашыру барышын бәяләде

2026 елның 29 августы, шимбә

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Казанга эш сәфәре барышында «Яңа порт» территориясен реновацияләү проектын гамәлгә ашыру динамикасын бәяләде. Визитта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Казан мэры Илсур Метшин, «СМУ-88» компанияләр төркеме генераль директоры Наил Галиев һәм башкалар катнашты.

Идел буендагы элеккеге сәнәгать зонасының 287 гектарын трансформацияләү 2022 елның көзендә башланды. Ирек Фәйзуллин «Яңалиф»ның агымдагы ел башында файдалануга тапшырылган беренче чираты белән танышты, шулай ук торак комплексның чиратын төзүнең барышын карады. Министр гидротехник корылма – дамба төзелешенең беренче этабы инспекциясенә аерым игътибар бирде, ул илнең иң озын 12 км озынлыктагы елга яр буена нигез булачак.

«Су янындагы территорияләр – һәр шәһәрнең энҗесе, аның белән шөгыльләнергә кирәк. Казан үзәгендә мондый проектның барлыкка килүе – бөек эш. 287 гектар – бу гаять зур мәйданчык. Биредә йортлар төзү генә түгел, ә инженерлык челтәрләре, барлык кирәкле инфраструктура һәм уңайлы атмосфера булдыру мөһим. Без эшләгәннәр барысы да кешеләр өчен эшләнә, һәм мин күрәм, проект нәкъ менә уңайлылыкка басым ясап тормышка ашырыла. Биш елдан да артык вакыт узмас, һәм монда бик матур булыр дип ышанам», – дип билгеләп үтте РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.

Марат Айзатуллин проектны республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашыруның барышы һәм территория инфраструктурасын алга таба үстерү планнары турында сөйләде.

Ирек Фәйзуллин шулай ук Татарстанның төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткән алдынгы хезмәткәрләренә «Россиянең Мактаулы төзүчесе» билгеләрен, рәхмәт хатларын һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International