Бүген, яңа уку елы башланыр алдыннан, Татарстанда алты яңа мәгариф объекты ачылды. Тантана видеоэлемтә режимында «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан мәктәп челтәрен яңарту темплары буенча илдә лидерларның берсе статусын ышанычлы тота. 2010 елдан башлап республикада 115 гомуми белем бирү объекты төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Бу 75 меңнән артык яңа укучылар урыны.
«Илкүләм проектлар һәм федераль программалар, республика бюджеты акчалары, шулай ук Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә яңа уку елына без алты яңа мәгариф объектын ачабыз», – диде республика Рәисе.
Ул Россия Президентына һәм федераль Хөкүмәткә мәгариф өлкәсендәге амбициоз проектларны гамәлгә ашыруда республикага системалы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Төзүчеләргә, проектлаучыларга һәм бу объектларда хезмәт куйган һәркемгә уку елы башына тапшыру өчен аерым рәхмәт белдерәм. Шулай ук педагогик коллективларга да рәхмәтемне белдерәм. Нәкъ менә сез яңа мәгариф киңлекләрен лаеклы эчтәлек белән тутырасыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанның мәктәпләр төзү тәҗрибәсен илнең күп кенә төбәкләре үзләштерә.
Буа, Әгерҗе, Минзәлә һәм Кукмара районнарында яңа мәктәпләр ачылды, ә Бөгелмә районында уку йортларына өстәмә корпуслар файдалануга тапшырылды.