Казанның Щапов урамындагы суүткәргечне реконструкцияләгәндә инновацион траншеясыз ысул кулланылды

2026 елның 31 августы, дүшәмбе

Казанда Щапов урамында Некрасов урамыннан Толстой урамына кадәр 1056 метр озынлыктагы суүткәргеч челтәрен реконструкцияләү тәмамлана. Объектта Improline CWL полимер яссы борыла торган җиңсәсе белән санацияләүнең заманча технологиясе кулланыла.

Подряд оешмасы җитәкчесе Тимур Габдрахманов сүзләренә караганда, торбаларны алыштыруның традицион ысулы тирән траншеялар казуны таләп итә, бу исә транспорт хәрәкәтен туктата, юл өслеген боза һәм халыкка уңайсызлыклар тудыра. «Improline CWL траншеясыз ремонт технологиясе тыгыз шәһәр төзелеше, тарихи үзәкләр һәм ачык юллар астындагы участоклар өчен идеаль туры килә, анда ачык юл салу ысулы мөмкин түгел яки икътисадый яктан максатчан түгел, – дип сөйләде Тимур Габдрахманов. – Иске тузган торба эчендә полимер материаллардан нык сыгылмалы җиңсәң сузыла. Асылда, иске торба саклагыч тышча буларак кулланыла, ә аның эчендә бөтенләй яңа герметик торба формалаша».

Белгечләр ассызыклаганча, җиңсәнең өзелүгә ныклыгы гаять зур һәм ул эчәргә яраклы һәм техник су белән тәэмин итү челтәрләрендә югары эш басымына чыдый ала. Метод эшләрне башкару вакытын 2 мәртәбә диярлек кыскартырга мөмкинлек бирә. Аның хезмәт срогы 50 елдан да ким түгел.

«Водоканал» МУП баш инженеры Леонид Карагузин хәбәр иткәнчә, суүткәргеч 1979 елда төзелгән, узган гасырның 90 нчы еллары ахырында аварияләр аркасында эксплуатациядән чыгарылган. Быел аны реконструкцияләү республика программасына кертелгән. «Ул Казан өчен стратегик яктан мөһим – шәһәрнең бөтен үзәк өлеше һәм өлешчә Совет районы булачак», – дип билгеләде Леонид Карагузин.

Объектта эшләр июньдә башланган, сентябрь ахырында тәмамланачак. Нәтиҗәдә 100 мең кеше өчен су белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы яхшырачак – бу 500дән артык ККЙ һәм 40тан артык социаль өлкә объекты.

Татарстанда инженер системаларын яңартуга аерым игътибар бирелә. 2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган коммуналь инфраструктураны заманчалаштыру республика программасы агымдагы елда да дәвам итәчәк. «Әлеге программа буенча 10 млрд сумлык 116 чараны гамәлгә ашыру каралган. 46 объектта эшләр тәмамланган, 70ендә дәвам итә», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов.

Моннан тыш, 17 объект «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны заманчалаштыру» федераль программасына 2,514 млрд сумнан артык суммага кертелгән. Шуның 10ы бүгенге көнгә гамәлгә ашырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International