Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә урнашкан берничә объектны йөреп чыкты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов Айвазовский, Волков һәм Назарбаев урамнарында төзелергә тиешле торак комплекслары проектлары белән танышты. Төзүчеләр вәкилләре биналарның архитектур-сәнгати бизәлешенең берничә вариантын күрсәттеләр: төсләр, фасадларны бизәү вариантлары һәм төзекләндерү элементлары. Республика Рәисе яңа объектларның барлыкка килгән шәһәр мохитенә органик рәвештә туры килергә тиешлеген ассызыклады һәм бизәү материалларының сыйфатын тикшереп торуны тәэмин итәргә кушты. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча барлык өч проект та хупланды.
Аннары республика Рәисе Идел елгасы буендагы элеккеге сәнәгать зонасын реновацияләү барышы һәм «Яңа порт» территориясендә торак комплекс төзелеше белән танышты. Торак төзелешеннән тыш, масштаблы проект 12 километрлы яр буен төзекләндерүне, яшел зоналарны төзекләндерүне, шулай ук мәктәп һәм балалар бакчасы төзүне күздә тота.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Казан елга порты территориясендә булды. Ул елга порты бинасының гомуми торышы һәм киләчәктә үсеш концепциясе, шулай ук локомотив ярымутравын төзекләндерү планнары белән танышты.
ТР Рәисе Матбугат хезмәте материаллары буенча