Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
«4 сентябрьгә гомуми план 90% ка үтәлгән, 2,843 млн кв. м торак файдалануга тапшырылган», – дип хәбәр итте министр. Коммерцияле төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы якынча 934 мең кв. м булган 105 күп фатирлы йорт тапшырылган – бу планлаштырылган күләмнең 90% ы.
Социаль ипотека программасы 71% ка гамәлгә ашырылган, гомуми мәйданы 106 мең кв. метрдан артык булган 37 йорт төзелгән. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 1,802 млн кв.м тапшырылган, бу планның 91% тәшкил итә.