2025 елдагы эш йомгаклары буенча электрон мактау тактасына кертү өчен Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре билгеләнде.
34 мактаулы дәүләт граждан хезмәткәре арасында безнең коллегабыз – финанс идарәсенең милек мөнәсәбәтләре һәм мониторинг бүлеге башлыгы Гөлназ Гайнуллина да бар.
Гөлназ Гайнуллина – Татарстан Республикасының 1 класслы дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе. ТР Төзелеш министрлыгында ул 2014 елдан эшли, 2020 елдан бүлек җитәкчесе вазыйфасын башкара.
«Безнең бүлекчәнең эше Татарстанда төгәлләнмәгән төзелеш күләмнәрен киметүгә юнәлдерелгән. РФ Хисап палатасы мәгълүматлары буенча, без ел саен илнең барлык төбәкләре арасында мондый объектлар саны кимү буенча алдынгы урыннарда торабыз, – дип сөйләде Гөлназ Гайнуллина. – Шулай ук бүлек республикада илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышын күзәтеп тора».
Гөлназ Гайнуллина дәүләт хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары һәм шахмат буенча ярышларда уңышлы катнаша.
Гөлназ Илдус кызына чын күңелдән һөнәри эшчәнлегендә яңа уңышлар телибез!
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ТР Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге ПУ-1111 номерлы Указы нигезендә ел саен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасы булдырыла. Мактау тактасына кертү өчен нигез булып һөнәри казанышлар, инициатива һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш кертү тора.