Татарстандагы күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы актив рәвештә дәвам итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан Төзелеш, архитектура, торак һәм коммуналь хезмәтләр министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Минниханов алып барды.
«Быел программа 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 бинаны үз эченә ала. Моннан тыш, алты муниципаль берәмлектә 57 торак йортта 126 лифтны алыштыру планлаштырыла», – диде Татарстан Төзелеш министры. 383 күпфатирлы йортта эшләр бара, аларның 343е тәмамланган. Гомумән алганда, программа 89% ка тәмамланган.
Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, 230 күпфатирлы йортта сезонлы ремонт эшләре әле тәмамланмаган. Аерым алганда, Казанда 65, Түбән Кама районында 33, Елабуга районында 12 һәм Бөгелмә районында 10 йорт – барлыгы 31 муниципаль берәмлек.
«Барлык эш пакетын тәмамлауның соңгы вакыты – 30 сентябрь», – дип искә төшерде министр.