Яр Чаллының өч бистәсендә яшәүчеләр өчен хуҗалык-көнкүреш канализациясе төзелә

2026 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Кызыл Чаллы, Орловка һәм Сидоровка бистәләре территориясендә хуҗалык-көнкүреш канализациясе төзелә. «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча төзелеш 2025 елда башланды һәм сентябрь ахырында тәмамланачак.

«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ мәгълүматлары буенча, иске корыч торба 1972 елда төзелгән һәм эксплуатацияләү чорында аның тузуы 82% тан артып киткән. Монда торбаларның эчке һәм тышкы өслегенең интенсив коррозия процессы күзәтелә, берничә тапкыр өзеклекләр бетерелгән.

Объектны гамәлгә ашыруга агымдагы елда якынча 182,5 млн сум бүлеп бирелгән. 233 коеның 227се агрессив мохиттән һәм биологик тәэсирләрдән саклану өчен өстәмә эчке полимер катламы булган яңа төрдәге коелар урнаштырылган инде. Нәтиҗәдә конструкциянең хезмәт итү вакыты 50 елдан артып китәчәк.

Шулай ук төрле диаметрдагы 6 км дан артык су агызу челтәре торбалары салынган. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 97% ка җитте.

Төзелеш нәтиҗәсендә бистәләрдә яшәүче 9843 кешегә хезмәт күрсәтү яхшырачак.

Яр Чаллыда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасы буенча 2026 елда 1,8 млрд сумлык 15 коммуналь өлкә объекты модернизацияләнә.

Фотода: Сидоровка бистәсендә су агызу челтәрләрен төзүнең барышы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International