Быел Иннополис һәм “Смарт Сити Казан” төзелешенә 14 миллиард сум акча юнәлтү ниятләнә

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Иннополис объектлары төзелешенә 2014 нче елда 14 милилард сум акча каралган. “Смарт Сити Казан” төзелеше мәйданында башкарылучы проект эшләренә 1 миллиард сум тирәсе акчаны үзләштерү күздә тотыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
 

Министр сүзләренә караганда, быел республиканың Югары Ослан районында урнашачак яңа Иннополис шәһәре территориясендә 16 торак йорт, 40 мең кв. м. мәйданга ия технопарк, IT-университет биналары комплексы (уку, тикшеренүләр уздыру, торак, спорт корпуслары), транспорт һәм инженерлык инфраструктурасының күп санлы объектлары төзелеше үткәреләчәк. Быел Иннополис территориясендә 200 мең кв.м га якын күчемсез милек файдалануга тапшырылыр һәм Иннополис үзендә яшәргә килүчеләрнең беренчеләрен 2014 нче ел азагында ук каршы алыр, дип фаразлана. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, шәһәрдә 23 километрга сузылган су белән тәэминат челтәре, шулай ук су алу җайланмасы, заманча чистарту корылмалары төзелеше көтелә. Моннан тыш, шәһәрне җылылык, электр энергиясе, явым-төшем канализацияләре белән тәэмин итәргә кирәк, ди министр. Аның әйтүенчә, боларның һәммәсен эшләр өчен генераль план эшләнгән.
 

Ирек Фәйзуллин Лаеш районында тормышка ашырылучы “Смарт Сити Казан” проектына кагылышлы яңалыклар белән дә таныштырды. Министр 2014-2015 нче елларда бу территориядә актив рәвештә төзелеш эшләре алып барылачагы турында хәбәр итте. Быел исә инвестиция мәйданчыкларын кирәкле инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы белән тәэмин итү – төп бурыч. “Инженерлык инфраструктурасы белән тәэминат федераль һәм республика казналарыннан финасланачак”, - дип билгеләп үтте министр. Искәртеп узабыз, 2013 нче елның октябрендә “Смарт Сити” территориясендә объектлар төзү буенча берничә чит ил инвесторы белән килешүләр имзаланган иде. Аларның 2015 нче елның өченче кварталында файдалануга тапшыру ниятләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International