Алексей Фролов ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты коллегиясендә катнашты

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Чара ТР муниципаль районнары җитәкчеләре катнашында ведиоконференция тәртибендә үткәрелде. Коллегиядә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов та катнашты. 

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифлар күләме буенча кабул ителгән һәр карары республикада яшәүче һәркемгә матди, социаль яктан кагыла, дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков әлеге дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышында.

2013 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясауга һәм 2014 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышта төп докладбелән Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов хисап тотты. Коллегиядә ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

Премьер-министр йомгаклау чыгышында билгеләп узганча, узган елда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты төп бурычларны хәл итүгә ирешкән. Аның әйтүенчә, тарифлар билгеләүче комитет эшчәнлегенең гомуми нәтиҗәлелеге 16 млрд сум күләмендә бәяләнә. Система уңай якка үзгәреш кичергән: тариф карарларының үтә күренмәлелеген һәм мәгълүмати ачыклыгын тәэмин итүгә йөз тоткан катлаулы эш башкарылган. “Алга таба да бу юнәлештә эшне камилләштерергә, төрле механизмнарны эшкә җигәргә кирәк”, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы.

Хөкүмәт башлыгы соңгы өч елда тарифлар үсеше тизлегенең берникадәр акрынаюын системаның төп казанышы буларак ассызыклап үтте. “Бүгенге көндә тарифлар үсешенең соңгы чиген инфляция дәрәҗәсеннән 0,7 коэффициенты күләмендә билгеләү мәсьәләсе карала. Моңа ирешеп булырлык”, - дип саный Илдар Халиков. Бу күрсәткеч күп кенә үсеш алган илләргә хас, ди ул. Шул ук вакытта Премьер-министр күп кенә проблемалы мәсьәләләрнең дә, җитешсез якларның да әле җитәрлек булуын билгеләп үтте. “Тариф ул – халыкның нәрсәдер өчен түләве генә түгел, ә безне җылылык, электр энергиясе, су һәм башкалар белән тәэмин итүче предприятиеләр алган керем дә”, - дип белдерде Илдар Халиков. Бу мәсьәләләрнең мөһимлеген, Татарстан Президентының бу темага ай саен киңәшмәләр үткәрергә карар кылуы да күрсәтә, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International