"ТАНЕКО" комплексының икенче чиратында тулы рәвештә төзелеш эшләре бара

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Нефть эшкәртүче һәм нефтехимия заводларының "ТАНЕКО" ААҖ комплексы төзелешендә "Гидрокрекинг" катнаш корылмасы" 1Б этабын төзү буенча эшләр бара. Төзелеш-монтаж эшләре 22,0 млрд сумлык эшләнгән. 

Үткән елны I Җибәрү схемасы (Водород җитештерү һәм Гидрокрекинг) буенча төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән. Гирокрекинг корылмасы куллануга тапшырылган һәм җибәрү-төзәтү режимында эшли, проект чималы кертелгән, дизель һәм керосин фракцияләре килгән. Барлык проект күрсәткечләргә тулы рәвештә чыгу өчен режимнарны көйләү бара. 

Хәзерге вакытта объектта Секция 4600 -"Майлар җитештерү" II Җибәрү схемасы буенча төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә. 

Генподряд оешмалар - «Главнефтегазстройсервис» ИК ҖЧҖ, «Татспецнефтехиммонтаж» ИК ҖЧҖ. 
Төзелеш мәйданчыгындагы эшчеләр саны 700 кеше тәшкил итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International