Медведев барлык регионнарда электр энергиясенә социаль норма кертүдән баш тартты

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Дмитрий Медведев Россиянең барлык регионнарында электр энергиясен куллануга социаль норманы юк итү турындагы карарны хуплады. Социаль норма 2014 елның 1 июленнән башлап гамәлгә керергә тиеш иде. "Бердәм Россия" партиясе алдан ук социаль норманы кертергә каршы иде, чөнки Россиянең төрле регионнарында электр энергиясе төрлечә кулланыла. Хәзер социаль норманы һәрбер регион реаль мохтаҗлыклардан чыгып үзе билгелиячәк. Россиянең балык регионнары өчен бердәм норма булмаячак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International