Фәрит Хәнифов: "Без төзелеш елы графигын үзгәртергә тиеш".

2014 елның 11 мае, якшәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә 2013-2014 елларның зональ программаларын гамәлләштерү сораулары буенча киңәшмә узды. Чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов җитәкләде. 

Аның хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта проектларны тапшыру вакытын үзгәртергә кирәк. "Төзелеш сезонының азагы - 9нчы айның азагы ул. Барлык проектлар да инде сентябрьдә тәмамланырга тиеш, чөнки хәзерге вакытта без 2015 ел программа структурасын әзерлибез, аның эченә 30 төзелеш проекты керәчәк. Без төзелеш елы графигын үзгәртергә тиеш. Бу - безнең көчебездә", - дип аңлатты Фәрит Хәнифов. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International