Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык министрлыгы
Татарстанның Төзелеш Министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык тарихы
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Шәхесләр
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Тармак оешмалары
Ведомствога буйсынучы оешмалар
Министрлыкның эш төркемнәре
Эшчәнлек
Төзелеш
Төзелештә бәя кую һәм смета буенча нормага салу
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Торак-коммуналь хуҗалык
Уңайлы мохит
Коррупциягә каршы көрәш
Министрлыкта күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре
Алга таба сатуларда катнашу өчен подряд оешмаларын башлангыч сайлап алу буенча документлар
Чаралар планы.Программа һәм проектлар.Файдалы мәгълүмат
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Документлар
Дәүләт сатып алулары
Торак сәясәте
Эшчәнлекнең хокукый һәм норматив базасы
Татарстан Республикасының архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате, торак өлкәсендә һәм коммуналь хуҗалыкта 2016-2021 елларга һәм перспективада 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Видеоконференцияләргә слайдлар
Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итүгә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына булышлык күрсәтүгә бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Матбугат өчен белешмәләр
Турыдан-туры трансляцияләр
ММЧ Конкурсы
Элемтәләр
Гражданнарны кабул итү
Интернет-кабул итү хезмәте
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
Комитет контролендә - инвалидларның тормыш шартлары
2014 елның 14 ноябре, җомга
Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар республикада инвалидларның һәм хәрәкәте чикләнгән кешеләрнең өстенлекле объектларга һәм хезмәтләргә тоткарлыксыз ирешә алуын тәэмин итү чараларының үтәлешен тикшерделәр. Шулай ук ике закон проекты каралды. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
Комитет җитәкчесе Светлана Захарова әйткәнчә, бу сорау парламентның даими контролендә тора. Бу турыда мәгълүмат белән утырышта ТР Хезмәт, мәшгулият һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда хәзерге вакытта 320 меңләп инвалид һәм хәрәкәте чикләнгән 1 миллион чамасы кеше яши. Бу – барлык халыкның өчтән бере дигән сүз. Шуңа күрә “Уңайлы мохит” программасы гражданнарны социаль яклауга юнәлтелгән дәүләт программалары арасында аеруча мөһим урын биләп тора.
Министр урынбасары инвалидлар һәм хәрәкәте чикләнгән кешеләрнең тормыш эшчәнлеге объектларына тоткарлыксыз ирешү проблемасын чишүгә ярдәм итә торган чаралар турында сөйләде. Барлыгы 131 объектта (шул исәптән 33 сәламәтлек оешмасында, 45 социаль яклау һәм мәшгулият учреждениесендә, 22 мәдәният йортында, 18 спорт объектында, 104 мәктәптә һәм 10 училищеда) аларны атап үтелгән категориядәге кешеләргә җайлаштыру буенча эш башкарылган. Күп кенә шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннары махсус көйләнгән, министрлык республиканың барлык җайлаштырылган объектларының интерактив картасын ясаган, ведомствоның сайтында инвалидларга уңайлы мохит булдыруны регламентлый торган методик күрсәтмәләр урнаштырылган.
Күтәрелгән мәсьәлә буенча фикер алышуларда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, комитет рәисе Светлана Захарова, депутатлар Алексей Созинов, Татьяна Воропаева, Рифат Ганибаев, Ильсөя Мезикова, Халил Гыйниятов, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның беренче урынбасары Алексей Фролов, министрлыклар вәкилләре катнашты. Татарстанда инвалидларның тормыш шартларын яхшырту өчен күп эшләнүен билгеләп үтеп, комитет әгъзалары шул ук вакытта “Уңайлы мохит” программасы колачлаган объектларның реестрын киңәйтү, җайлаштырылган объектларны корганда төзелеш эшләренең сыйфатын контрольгә алу кирәклегенә басым ясадылар. Алар фикеренчә, керү-чыгу шартларын инвалидларга җайлаштыру белән артык мавыгып, башка якларны да онытырга ярамый. Бу өлкәдә яңа баскычка күтәрелергә һәм инвалидларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында кайгыртырга кирәк. Җайлаштырылган спорт мәктәбе ачу да көн тәртибендә тора.
Нәтиҗәдә комитет “Уңайлы мохит” программасын киләчәктә дә тормышка ашыру буенча Хөкүмәткә, министрлыкларга һәм җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәрне эченә алган карар кабул итте.
Аннары депутатлар ике республика законы проектын карап чыктылар. Аларның икесе дә Дәүләт Советының чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим ителде.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Алексеевское бистәсендә 96 фатирлы социаль ипотека йорты төзелеше башланды
Социаль ипотека программасы буенча Алексеевск районы Алексеевское бистәсенең Салих Баттал урамында 96 фатирлы йорт төзелә.
18
апрель, 2026 ел
Татарстанда торак планы 52 процентка үтәлгән
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә торак төзелеше барышы турында төп доклад белән чыгыш ясады.
Татарстанда 51 җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә 2,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Агымдагы елда Татарстанда 51 җәмәгать урыннарын төзекләндерү планлаштырыла, моңа 2,6 млрд сумнан артык акча каралган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
17
апрель, 2026 ел
Кукмарадагы Булатов исемендәге күппрофильле лицей бинасын ремонтлау 22 процентка үтәлгән
Кукмарада Булатов исемендәге күппрофильле лицейның өч катлы бинасына капиталь ремонт ясала. Финанслау күләме 407 миллион сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз