Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык министрлыгы
Татарстанның Төзелеш Министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык тарихы
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Шәхесләр
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Тармак оешмалары
Ведомствога буйсынучы оешмалар
Министрлыкның эш төркемнәре
Эшчәнлек
Төзелеш
Төзелештә бәя кую һәм смета буенча нормага салу
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Торак-коммуналь хуҗалык
Уңайлы мохит
Коррупциягә каршы көрәш
Министрлыкта күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре
Алга таба сатуларда катнашу өчен подряд оешмаларын башлангыч сайлап алу буенча документлар
Чаралар планы.Программа һәм проектлар.Файдалы мәгълүмат
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Документлар
Дәүләт сатып алулары
Торак сәясәте
Эшчәнлекнең хокукый һәм норматив базасы
Татарстан Республикасының архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате, торак өлкәсендә һәм коммуналь хуҗалыкта 2016-2021 елларга һәм перспективада 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Видеоконференцияләргә слайдлар
Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итүгә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына булышлык күрсәтүгә бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Матбугат өчен белешмәләр
Турыдан-туры трансляцияләр
ММЧ Конкурсы
Элемтәләр
Гражданнарны кабул итү
Интернет-кабул итү хезмәте
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
Киләсе елларга исәпләнгән бюджет проектына 135 тәкъдим кергән
2014 елның 14 ноябре, җомга
Парламентның соңгы утырышында Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары киләсе елларга исәпләнгән бюджет проектын беренче укылышта кабул итте. Аны икенче укылышка әзерләү кысаларында әлеге документка барлыгы 135 төзәтмә кертү тәкъдиме килеп ирешкән. Бүген әлеге тәкъдимнәр Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралды. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнаштылар. Шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты.
Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин депутатларны Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән төзәтмәләр белән таныштырды. Аларның гомуми саны – 103. Министр сүзләренә караганда, төзәтмәләрнең күбесе әлеге документны Россиянең Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән, киләсе елларга исәпләнгән бюджет проектына туры китерү максатыннан әзерләнгән.
Аларның кайберләренә тукталыйк. Мәсәлән, төзәтмәләрнең 11е федераль казнадан бирелә торган өстәмә бюджетара трансфертларның 1 миллиард 535 миллион сумга кадәр артуы белән бәйле. Аларның 1,4 миллиард сумы Россия Президентының май ае Указлары нигезендә аерым категория гражданнарның хезмәт хакын арттыру өчен дотацияләр булса, 8,9 миллионы “Сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү” дип аталган дәүләт программасын тормышка ашыруга субсидия буларак бирелә. Вирусларга каршы препаратлар сатып алу өчен федераль бюджет 96,6 миллион сум акча бүлеп бирмәкче.
КПРФ фракциясе депутатларыннан килгән төзәтмәләр саны исә 30 булган. Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин сүзләренә караганда, әлеге төзәтмәләр республика бюджетын 19 миллиард сумга арттыруны таләп иткән. “Бу мөмкин хәл түгел!”, - дип белдерде җитәкче комитет утырышы тәмамланганнан соң.
Шул рәвешле, комитет вәкилләре коммунистлар тарафыннан кертелгән төзәтмәләрнең барысын да диярлек кире какты. Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов исә үз чиратында Дәүләт Советының чираттагы утырышына 7 төзәтмәне калдыруларын үтенде.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, утырыш барышында депутатлар нефтькә бәя төшү белән бәйле мәсьәләне читләтеп үтте. Алар бу өлкәдәге вәзгыятьнең вакытлыча гына булуына өметләнә, күрәсең. Мәсәлән, бүгенгә бер баррель Brent маркалы нефтьнең бәясе 77-78 доллар тирәсе тора. Ә республика бюджеты исә нефтькә бәя 100 доллар исәбеннән әзерләнгән.
Дәүләт Советының матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Алексеевское бистәсендә 96 фатирлы социаль ипотека йорты төзелеше башланды
Социаль ипотека программасы буенча Алексеевск районы Алексеевское бистәсенең Салих Баттал урамында 96 фатирлы йорт төзелә.
18
апрель, 2026 ел
Татарстанда торак планы 52 процентка үтәлгән
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә торак төзелеше барышы турында төп доклад белән чыгыш ясады.
Татарстанда 51 җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә 2,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Агымдагы елда Татарстанда 51 җәмәгать урыннарын төзекләндерү планлаштырыла, моңа 2,6 млрд сумнан артык акча каралган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
17
апрель, 2026 ел
Кукмарадагы Булатов исемендәге күппрофильле лицей бинасын ремонтлау 22 процентка үтәлгән
Кукмарада Булатов исемендәге күппрофильле лицейның өч катлы бинасына капиталь ремонт ясала. Финанслау күләме 407 миллион сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз