Владимир Талалыкин: "Татарстан локомотив кебек яңа карарлар эзли"

2015 елның 13 феврале, җомга
Татарстан Республиканың Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Татарстан Республиканың территорияссендә найм шартларында аварияле торактан гражданнарны күчереп утырту буенча яңа механизмларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эш төркеме киңәшмәсе үтте.
“Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонда турында”  185 нче номерлы Федераль Законын гамәлгә ашыру максатында һәм ТР территориясендә найм шартларында аварияле торактан гражданнарны күчереп утырту буенча яңа механизмларны гамәлгә ашырубуенча пилот проектын иәэмин итү өчен эш төркеме барлыкка килде. (2015 елның 11 февральнең 182 нче номерлы ТР Хөкүмәт боерыгы).
Эш төркеменә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәте Аппараты Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыклары идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, Торак-коммуналь хуҗалыкның реформалаштыруына ярдәм итү фонды генераль директорның беренче урынбасары Владимир Талалыкин, "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" башкарма директоры Тәлгат Әбдуллин, Торак-коммуналь хуҗалыкның реформалаштыруына ярдәм итү фонды генераль директоры урынбасары Олег Рурин һәм башкалар керә.
Киңәшмәне эш төркеме Рәисе,Ирек Фәйзуллин ачты:"Закон буенча аварияле торак фондын бетерү турында гына сүз бара,гражданнарга яңа торак бирү мәсьәләсе каралмый.РФ Торак-коммуналь хуҗалыкның реформалаштыруына ярдәм итү фонды бирщ торган акчалар аварияле торакны сатып алуга гына юнәлә.ТР Хөкүмәте яшәүчеләргә торакны норматив буенча бирү карары кабул ителде.Шулай итеп,авария мәсьәләсе төшерелә ,республика гражданнарның торак шартларын яхшырту мәсьәләсе карала".
Фәрит Хәнифов аварияле торак фондыннан күчереп утырту программаның барышы турында чыгыш ясады.

Аварияле торактан яшәүчеләрне күчереп утырту процедурасы бүлмәне яшәүгә яраксызлыгын расланганнан соң гамәлгә ашырыла. Җирле үзидарә органы комиссия җыя,аның максаты – бүлмәдә реконструкцияләү яки капиталь ремонт башкару мөмкинлеген аңлау. Шулай итеп, җирле үзидарә органнар карарларның нәтиҗәләре буенча 62,2 мең кв.м. торактан аварияле статусы төшерелгән:торакларның яртысы муниципалитет көче белән күчерелде, торакларның икенче яртысы капиталь ремонт программасына кертелде.

Гражданнарны аварияле торактан күчереп утырту программасы 357,8  мең кв.м. төзәтелде, ягъни 9 мең 683 торак бүлмәгә.

Гражданнарның милектә булган аварияле торакның йолым бәясе билгәләнгән – бер квадрат метр өчен 10 022 мең сум. Бу акчага базарда яңа торак алырга мөмкинлек булмаган очракта Татарстан Республикасы Хөкүмәте аварияле торакта яшәүчеләренә каршы бара һәм социаль ипотека шартларын тәкъдим итә, бюджетник мы ул,бюджетник түгел ме.Йолым бәясе һәм яңа фатир бәянең  аермасын яшәүчеләр ваклап яки түли алмаса, түләү срогын кичектереп торып түли ала. Аварияле торакта яшәүче фатирны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан милеккә сатып ала һәм аны бөтенләй түләп бетерергә тиеш була. Түләп бетерергә яшәүчеләрнең балалары да, оныклары да түләп бетерә ала,андый шартлар республика гражданнарына фатирны гаиләнең булган һәм булачак членнарның акчалары ярдәмендә фатирны саиып алырга мөмкин.

Хәзерге кыен экономика хәлендә  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды фатирны төшерелгән процент ставкасы  – 7% сатып алырга тәкъдим итә.Фатирны сатып алганда йолым бәясе баштагы түләүгә әйләнә.Бу схема милекчеләргә карата гына кулланыла.Ләкин бар муниципаль фатирлар,аларны яшәүчеләр приватизацияләмәгән. Аварияле муниципаль милектә тора торган яшәүчеләрне таратып урнаштырырга берничә ысул тәкъдим ителә.

Аның өчен районнарда муниципаль маневрлы торак фонд формалаштырырга тиеш.Буш торак булмаса халыктан квадрат метр өчен 10 022 сумга икенче торак сатып алырга тиеш.Һәм аларга аварияле торакта яшәүчеләрен күчереп утыртырга.Икенче торак биргән халык чиратсыз социаль ипотека программасына торак шартларын яхшырту исемлегенә кертелә.

Торак-коммуналь хуҗалыкның реформалаштыруына ярдәм итү фонды генераль директоры Владимир Талалыкин ассызыклады: "Федераль дәрәҗәдә эш төркемнең эшчәнлегенә бик зур әһәмиятлелек бирелә. Татарстан тагын да,локомотив кебек капиталь ремонт, гражданнарны аварияле торак фондыннан күчереп утырту программалары буенча яңа карарлар эзли".

Очрашуның тәмамлануында карар кабул ителде: ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән бергә торак бәлмәләрне наймга алу механизмын кулланып гражданнарны аварияле торактан күчереп утырту буенча пилот проектын җибәрү буенча тәкъдимнәрне әзерләп Дәүләт Корпорациясенә - Торак-коммуналь хуҗалыкның реформалаштыруына ярдәм итү фондына юнәлтәчәк.

Фоторепортаж

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International