2015 елның 1 июленнән башлап “Биналарның һәм корылмаларның аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен үтемлелеге” кагыйдәләр җыелмасы капиталь объектларны проектлаганда һәм төзегәндә куллану өчен мәҗбүри булачак, дип хәбәр итте Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Елена Сиэрра 2015 елның 25 февралендә Гомумроссия халык фронтының үзәк штабындагы эшчеләр төркемнәре утырышында.
ГХФ, федераль хакимият органнары һәм инвалидларның иҗтимагый оешмалары активистлары катнашкан чара инвалидлыгы булган кешеләр өчен уңайлы тирәлек тудыру мәсьәләләренә багышланды. Елена Сиэрра утырышта сөйләгәнчә, 2014 елның 26 декабрендә биналарга һәм корылмаларга карата барлык проект оешмалары тарафыннан үтәлергә һәм барлык дәрәҗә экспертизалар тарафыннан контрольдә тотылырга тиешле зарури таләпләрнең яңа исемлеге расланган. Әлеге исемлеккә зарури үтәлергә тиешле “Биналарның һәм корылмаларның аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен үтемлелеге” дигән №59 кагыйдәләр җыелмасы да кергән.
“Исемлек өстендә эшләү биш елга сузылды, шуңа күрә шундый чор булды: биналарның һәм корылмаларның үтемле булуына карата кагыйдәләр җыелмасы билгеләнде, ләкин аларның кулланылышын зарури итү буенча беркем дә җаваплы булмады. 2015 елның июленнән башлап, яңа исемлек үз көченә кергәннән соң, дәүләти һәм дәүләти булмаган экспертизалар №59 кагыйдәләр җыелмасында булган таләпләр исәпкә алынмаган проектларны карап тикшерүгә кабул итәчәк», - дип аңлатты министр урынбасары.
Ул ассызыклап үткәнчә, исемлек проекты хакында инвалидларның иҗтимагый оешмалары белән фикер алышынган, аларның искәрмәләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алынган. Шуның белән берлектә яңа технологияләр, аз хәрәкәтләнүче граждан төркемнәре өчен тирәлекнең уңайлылыгына карата яңа таләпләр барлыкка килү сәбәпле, №59 кагыйдәләр җыелмасын актуальләштерергә туры киләчәк. “Шулай ук без инвалидларның иҗтимагый оешмалары белән биналарны файдалануга кабул иткәндә аларның ни рәвешле катнаша алу мөмкинлеге хакында да сөйләшергә әзер”, - диде Елена Сиэрра.
Моннан тыш, аның сүзләреннән аңлашылганча, Россиянең Төзелеш министрлыгы Россиянең Мәгариф министрлыгы белән берлектә биналарны инвалидлар өчен үтемлелек таләпләрен исәпкә алып проектлау һәм төзү өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсен дә карарга җыена.