Татарстан Республикасында «Парклар һәм скверлар» программасы кысаларында 44 муниципаль районда 104 объектта эшләр башланган

2015 елның 30 мае, шимбә

Татарстан Республикасында «Парклар һәм скверлар» программасы кысаларында 44 муниципаль районда 104 объектта эшләр башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, алты объектта эшләр тәмамланган. Бу – Әлки, Лаеш, Лениногорск, Питрәч районнары (берәр парк) һәм ике парк Казанда.

«Парклар һәм скверлар» программасын Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслау 2015 елда 1 млрд. сум тәшкил итә. Җирле бюджетлардан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 500 млн. сум көтелә.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы парклар һәм скверлар исемлеген раслады (143 объект), шулардан - 75 объект яңадан төзелә, 68 объектка капиталь ремонт ясалачак.

Проект-смета документациясен әзерләү дәвам итә. 2015 елның 29 маена ДИТИнә 65 эскиз проекты тапшырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International