Ирек Фәйзуллин Мәскәүдә торак төзелешен үстерү буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәүдә төзелеш материаллар,эшләнмәләр һәм корылышлар сәнәгатен җитештерүчеләрнең беренче бөтенросиия киңәшмәсе үтте.РФ Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, «РОСНАНО» рәисе Анатолий Чубайс,Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Пленар утырышның темасы - "Россиянең төзелеш материаллар сәнәгате: хәзерге хәле,проблемалары һәм үсеш перспективалары".
Ирек Фәйзуллин,Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры беренче дискуссияле сессиядә "Хәзерге Россиянең шәһәр агломераицяләрендә торак төзелешнең индустриаль база үсеше" тема буенча чыгыш ясады. Чыгышында ул индустриаль технологияләрнең үсеш перспективалары һәм хәзерге хәл мәсьәләләре, торак төзелеш проблемалары һәм аларның карарлары буенча хәбәр итте.

Фоторепортаж
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International