Рөстәм Миңнеханов Иннополис территориясендә объектлар төзү барышын тикшерде

2015 елның 6 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан янәшәсендәге Иннополис территориясендә объектлар төзү барышын тикшерде.

Беренче объект А.С.Попов исемендәге технопарк булды, анда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар технопарк бинасын – холларны, кабинетларны, конференц-залны һәм башка бүлмәләрне карап чыкты.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Иннополис университет шәһәрчеге территориясен карады, анда «Иннополис» университеты бинасы төзелгән инде.

Икенче объект – спорт комплексы, анда универсаль спорт залы, бассейн һәм душ кабиналары, шулай ук техник бүлмәләр урнашкан.

Иннополис объектларын карап чыгуда та шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, 2015 елның 9 июнендә XXI гасырда төзелгән беренче Россия шәһәре Иннополисны рәсми ачу тантанасы узачак. Тантаналы чараларда Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашыр дип көтелә. Тантанага шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев та чакырылган.

Фоторепортаж

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International