Комитет утырышында әйләнә-тирә мохитне җитештерү һәм көнкүреш калдыкларының тискәре йогынтысыннан саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2015 елның 30 июне, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы уздырылды. Ул әлеге комитет рәисе Таһир Һадиев җитәкчелегендә үтте. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та катнашты.
Төп мәсьәлә буларак, әйләнә-тирә мохитне җитештерү һәм көнкүреш калдыкларының тискәре йогынтысыннан саклау өлкәсендәге законнарның үтәлеше каралды. Таһир Һадиев утырышта катнашучыларның игътибарын әлеге мәсьәләнең мөһимлегенә юнәлтеп: “Без табигать балансының яхшы, чиста булып калуын телибез”, – диде. Аның сүзләренә караганда, ел саен республикада 10-12 млн т калдыклар барлыкка килә. Шуларның 60 проценты – терлекчелек, 28 проценты – сәнәгать һәм 12 проценты көнкүреш калдыклары. Шуны да билгеләп узу зарур: җыелган калдыкларның гомуми күләменнән нибары 10 проценты гына икенчел эшкәртелеп, файдаланыла.

Комитет рәисе билгеләп узганча, бүген республикада калдыклар, гадәттә, я полигоннарда күмелә, яисә озак вакыт дәверендә махсус объектларда саклана. Шул ук вакытта ул калдыкларны төрләргә аерып җыю системасының бик акрын темплар белән кертелүен ассызыклады. “Көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю мөмкинлеге булмау сәбәпле, чүплекләргә азык-төлек калдыклары, кәгазь, полимер һәм башка каплар, савытлар белән беррәттән буяу, агулы химикатлар, лак калдыклары булган банкалар, лампалар, батарейкалар, дарулар тотып атыла, – дип сөйләде Таһир Һадиев үзенең чыгышында. Ул ватылган терекөмешле приборларны утильләштерү, җыю механизмының ТРда көйләнмәгән булуына игътибар юнәлтеп: – 1 лампада 5-6 г терекөмеш бул һәм ул 10 мең куб.м. һаваны агуларга җитә”, – дип аның зыяны күләмен билгеләп узды.

ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Рамил Низамов китергән мәгълүматларга караганда, ел башыннан җитештерү һәм көнкүреш калдыклары әйләнеше өлкәсендәге табигатьне саклау законнарын бозуның әлеге министрлык инспекторлары тарафыннан 1266 очрагы ачыклаган, алар буенча 464 административ беркетмә төзелгән. Нәтиҗәдә, татарстанлыларга 5,5 млн сум күләмендә штраф салынган. Шулай ук республика судлары 5 предприятие эшчәнлеген туктату турында карар кабул иткән. 20 материал хокук саклау органнарына тапшырылган.

Санитар-экологик икеайлык барышында исә җитештерү һәм көнкүреш калдыклары әйләнеше өлкәсендәге табигатьне саклау законнарын бозуның 7 меңнән артык очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, татарстанлыларга 26,5 млн сум күләмендә штраф салынган. Күзәтчелек органнары тарафыннан рөхсәтсез урыннарда хасил булган 1635 чүплек ачыкланган, шуның 1486сы, ягъни 91 проценты юк ителгән. 141 юридик, 1071 вазифаи һәм 3238 (!) физик зат административ җаваплылыкка тартылган.

Рамил Низамов билгеләп узганча, хәзерге вакытта бу төр табигать законын бозган өчен физик затларга карата нибары 2-3 мең сумга, законны яңадан бозган очракта, 5 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Шуңа бәйле рәвештә, хәзерге вакытта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җитештерү һәм көнкүреш калдыклары әйләнеше өлкәсендәге табигатьне саклау законнарын бозган физик затларга карата штраф күләмен арттыру, шулай ук җәза чарасы буларак, аларны йөкләмә буенча хезмәткә тарту һәм административ хокук бозу коралын, ягъни транспорт чарасын әйләнештән алу турында тәкъдим әзерли. “Әгәр физик затның калдыкларны үзбушаткыч ярдәмендә бушатуы ачыкланса, әлеге транспорт чарасы конфискацияләнергә мөмкин”, – дип шәрехләде ул бу уңайдан һәм әлеге тәкъдимнең ТР Дәүләт Советына юнәлтеләчәген әйтте.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов китергән мәгълүматлар буенча, 2014 елда һәм агымдагы елның I кварталында республиканың дәвалау-профилактикалау оешмаларында медицина калдыклары әйләнеше өлкәсендә санитария-эпидемиология таләпләрен бозган өчен 61 административ протокол төзелгән.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең хокук бүлеге башлыгы республикада Гөлнара Уваева авыл хуҗалыгы билгеләнешле җирләрдә тирес түгү һәм саклауга бәйле мәсьәләнең кискен торуына игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, тиресне дөрес сакламау яки туфракка вакытыннан алда кертү нәтиҗәсендә бүленеп чыккан микроорганизмнар табигатькә зур зыян салырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанда чи тиресне эшкәртеп, кырларга чыгару механизмы бөтенләй эшләми диярлек. Ник дигәндә, моның өчен каралган махсус җайланмалар бик сирәк хуҗалыкларда гына файдаланыла.

Гөлнара Уваева билгеләп узганча, шулай ук идарә тарафыннан үткәрелгән контроль-күзәтчелек чаралары барышында җирле үзидарә органнарының авыл хуҗалыгы билгеләнешле җирләрне каты көнкүреш калдыкларын ташлау урыннары, ягъни чүплекләр рәвешендә файдалану очраклары да ачыклана. Әлеге очраклар буенча мәгълүмат ТР Прокуратурасына тапшырыла.

Утырышта көн кадагына куелган мәсьәлә буенча шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов чыгыш ясады.

Таһир Һадиев утырышка йомгак ясап, бүген күтәрелгән мәсьәләләрне республика министрлыклары, ведомстволары бергәләп хәл итәргә тиешлегенә, моның өчен искегә ябышып ятмыйча, яңа технологик ысуллар кулланырга, чит ил тәҗрибәсен өйрәнергә кирәклегенә басым ясады. “Без - бердәм көч, бердәм республика. Шуңа әлеге мәсьәләләр буенча һәрберебез җитди төстә эшләргә тиеш”, – диде ул.

Утырыш нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән карар проекты, тулыландыру мөмкинлеген исәпкә алып, бертавыштан, кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International