Төзелеш министрлыгы коррупциягә каршылык инструментын барлыкка китерә

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы үз рәтләрендә коррупция белән көрәшү өчен "ышаныч телефонын" барлыкка китерә.Ведомство инициативасын Дәүләт Думаның куркынычсызлык һәм коррупицягә каршылык Комитетында уңайлы итеп каршыладылар.

«Известия» хәбәре буенча Төзелеш министрлыкның ачыклау язмасында инициатива "җәмгыяттә коррупция  тәртибенә түзмәүчелек тудырыга тиеш" дип күрсәтелгән. Проектта шулай үк ышаныч телефонның эше таләпчәнле итеп регламентлаштырылган булачак дип күрсәтелгән.

"Ышаныч телефоны" буенча мөрәҗәгатьләр кабул итү һәм язылу ял һәм бәйрәм көннәренән башка, көн саен үтәлечәк. Язылу график: дүшәмбе - пәнҗешәмбе, 9.00-18.00 кадәр мәскәү вакыты буенча; җомга көнне 9.00 дан 16.45 кадәр-  дип әйтелә инициатива проектында.  

Исемсез һәм контакт мәгълүматсез мөрәҗәгатьләр каралмаячак. Ләкин булган мәгълүмат махсус журналда теркәлечәк. Ведомстовоның матбугат хезмәтендә ахыргы карар законопроектны иҗтимагый тикшерүдән соң кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International