Александр Плутник Татарстанда эш визиты белән

2015 елның 14 августы, җомга
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бүген ААҖ " Ипотека торак кредитлау агентствосы" Александр Плутник генераль директорның эш сәфәре кысаларында кабул итте.
Сәфәр кысаларында "Сандугач агачлыгы" һәм "Алтын дага" торак комплексларын карап чыктылар. Ирек Әнвар улы һәм Александр Альберт улы йорт янындагы территориясен һәм фатирларны карап чыктылар. "Сандугач агачлык"ның планлаштырылган торак төзелешендә 9-14 этажлы кирпеч эконом-класс торак йортлар,җир җирлекнең гомуми мәйданы 11,2 Га.Комплекс территориясендә фонтаннар урнаштыруы белән ландшафт төзекләндерү, яшелләндерү, бала бакчалары һәм олылар ял итү урыннары башкару алдан исәпкә алынган. Аерым казан җылы һәм кайнар су белән тәэмин итәчәк.
"Алтын дага" ТКсы проекты буенча комплекслы төзекләндерү,яшелләндерү, бала бакчалары һәм олылар ял итү мәйданчыклары планлаштырылган.
Александр Плутник төзелә торган торакны югары итеп бәяләде.
2015 елда планлаштырылган торак кертү күләме - 2,4 млн.кв.м., аның санында 897,8 мең кв.м.күп фатирлы инвестиция торак дип исегезгә төшерәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International