Татарстанда 1 млн. 397,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 58,2%ы

2015 елның 15 августы, шимбә

Татарстан Республикасында 2015 елның 14 августына 1 млн. 397,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 58,2%ын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы ике атнада 141,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, социаль ипотека программасы буенча Татарстанда гомуми мәйданы 105,9 мең кв. метр булган 1787 фатирлы 81 йорт гамәлгә кертелде. Соңгы ике атнада гомуми мәйданы 6 мең 388 кв. метр булган 109 фатирлы 12 объект тапшырылды. Төзелүче объектлардан 48 объект төзелеп бетеп килә; уртача әзерлектә - 15 объект; түбән дәрәҗәдә - 4 объект. Бу дүрт объект аерым игътибар таләп итә, диде Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ башлыгы, чөнки алар графиктан калыша. Авырлыклар юк, диде ул, дисциплинаны яхшыртырга һәм объектларда эшләүче төзүчеләр санын арттырырга кирәк.

Аренда торагы төзелеше программасы буенча гомуми мәйданы 21 мең 559 кв. метрлы 5 йорт эксплуатациягә тапшырылган (2015 елда гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метрлы 21 торак йорт төзү планлаштырылган).

Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада Бөек Ватан сугышының 181 ветераны өчен 43 йорт төзү дәвам итә. 2015 елның 1 сентябренә кадәр бу объектларны тапшырырга кирәк, диде министр.

Рөстәм Миңнеханов ветераннар өчен торак төзүне аерым контрольгә алырга кушты.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 2015 елда 331 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бүгенгә торак урыннарны сайлау һәм беркетү 275 фатирда һәм 56 йортта гамәлгә ашырылган.

Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 2015 елда 45 сертификат рәсмиләштерелгән (суммасы – 128 млн. 17 мең сум), шулардан 20 сертификат реализацияләнгән (суммасы – 61 млн. 712 мең сум).

Ирек Фәйзуллин 2011-2015 елларга «Торак» федераль максатчан программасы буенча билгеләнгән гражданнар категорияләрен торак белән тәэмин итү турында да сөйләде. 2015 елда дәүләт торак сертификатларын федераль бюджеттан 39 гаиләгә тәэмин итү планлаштырыла (64 млн. 594 мең сумлык). Бу шул исәптән «чернобыльчеләр», мәҗбүри күченеп китүчеләр, Ерак Төньяктан күчкәннәр.

2015 елда «2014-2015 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештыру» ярдәмче программасы кысаларында 17 муниципаль берәмлектә 38 административ-торак комплекс төзелә – участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү. Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән 7 объектта эчке эшләр алып барыла, 11 объектта төзелеш тәмамланган. Муниципаль берәмлекләр бюджетлары исәбеннән 11 объектта эчке эшләр алып барыла; 9 объектта төзелеш тәмамланган.

Ирек Фәйзуллин шулай ук өлешле төзелеш буенча уздырылган эш турында сөйләде, бу Казандагы һәм Чаллыдагы йортлар. «Динамика бар, бер объект та тик тормый», - диде министр. Рөстәм Миңнеханов, инициатив төркемнәр вәкилләрен чакырып, очрашулар уздырырга, динамиканы күрсәтергә тәкъдим итте. Кешеләр хакимиятнең бу мәсьәләгә игътибары кимемәүне күрергә тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен төзү турында да сөйләде. 2015 елның 14 августына 73 объекттан 1 объектта диварлар коралар, 11 объектта түбә ябалар, 46 объектата – эчке эшләр, 15 объект төгәлләнгән.

«Авыл клублары» программасы буенча 2015 елның 3 июленә барлык 20 объектта да эшләр тәмамланган, 1 объектта диварлар коралар, 1 объектта түбә ябалар, 20 объектта эчке эшләр башкарыла. Моннан тыш, Казанда «Полимер» МСна капиталь ремонт дәвам итә.

Республика районнарында универсаль спорт мәйданчыклары төзү түбәндәгечә бара. Эшләр 135 объектта төгәлләнгән, 3 объектта – Алексеевск, Әлки, Питрәч районнарында нигезләрен коралар, 10 муниципаль райондагы 19 объектта өслекләрен томалыйлар (резина валчыгы яисә чирәм), 5 объектта койма коялар һәм яктырткыч баганаларын урнаштыралар.

Шулай ук «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллин объектлар төзү ситуациясе турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International