Казанда ягулык сезоны башланып китте

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
Казанда 29-нчы сентябрьдән рәсми рәвештә ягулык сезоны башланып китте. 2015 елның 25-нче сентябрь көнендә кабул ителгән 2537р-номерлы әлеге боерыкка Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин имза куйган. Документта беренче чиратта сәламәтлек саклау, мәктәпкәчә белем бирү һәм мәгариф учреждениеләренең җылылык белән тәэмин ителергә тиешлеге күрсәтелә. 

Нормативлар нигезендә, җылылык белән тәэмин итү уртача тәүлек температурасы 5 тәүлек дәвамында 8 градус җылыдан артып китмәгән очракта гамәлгә ашырыла. Ләкин Казанда җылылык белән тәэмин итү алдарак, гаризалар буенча башкарыла. Мәктәп, балалар бакчалары һәм хастаханә җитәкчеләре гаризаларны әзерләп җылылык белән тәэмин итү оешмаларына алып килеп биргәннән соң, бюджет оешмаларына җылылык бирелә башлый. Торак йортлар өчен гаризаларны идарә компанияләре бирә. Гаризалар бик оператив рәвештә берничә сәгать эчендә карала.

Үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү режимын көйләү эшләре тәмамланганнан соң шәһәр тулысынча җылылык белән тәэмин ителәчәк. Бу эш ике атна дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, узган ел ягулык сезоны 16-нчы сентябрьдә башланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International