9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән Халыкара коррупциягә каршы көрәшү көне билгеләп үтелә. Бу көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциядә БМО Генераль ассамблеясендә кабул ителгән Конвенциягә кул куелды. Документка кул куючы дәүләтләр ришвәт алу, бюджет акчаларын урлауларны җинаять дип санарга тиеш булалар. Конвенциянең бер нигезләмәсе буенча, коррупция нәтиҗәсендә кергән акча шул илгә кайтарылырга тиеш. 2003 елгы Конвенция – коррупциягә каршы көрәшү буенча беренче документ. БМО Генераль сәркатибенең махсус вәкиле Ханс Корелл, Халыкара коррупциягә каршы көрәшү көнен игълан итеп, конференциядә катнашучыларны әлеге документка кул куярга чакырды. Россия беренчеләрдән булып Конвенциягә кул куюга ризалыгын белдерде.
Бу көнне төрле илләрдә демонстрацияләр, очрашулар, конференцияләр, семинарлар һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәшү көненә багышланган башка чаралар да үткәрелә.
XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада дирекциясе Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләрен рәхмәт хаты белән бүләкләде
Универсиада уты эстафетасы кысаларында узган чараларны оештыруга зур өлеш керткән өчен XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада дирекциясе Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләрен рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Әлеге хатларны иртәнге планеркада Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Богданчиков Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Василий Самойлов, Рияз Комаров, Алексей Грушин, Айдар Каюмов, Илвир Габдулин, Равил Хәйруллиннарга, шулай ук гражданнарның сораулары буенча эшләү идарәсе башлыгы Артур Миннахметовка, реклама һәм информация буенча идарә башлыгы Илдар Зиннәтуллинга һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте коллективына тапшырды.