2015 елда Вахитов һәм Идел буе районнарында 360 мең квадрат метр торак торгызылган

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Узган елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында яңа йортлар төзү эше бик актив алып барылганлыктан нәтиҗәдә 361 мең квадрат метр торак торгызылган. Бу турыда Казан Мэры Илсур Метшинга Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов җиткерде.

2015 елда районнарда 281 мең кв.м мәйданда күпфатирлы 28 торак йорт, социаль ипотека программасы буенча 5 мең кв.м. мәйданда 1 йорт төзелгән һәм тагын 75 мең кв.м. мәйдан шәхси торак төзелеш нәтиҗәсендә арткан. 

А.Лобов үзенең докладында әйтеп үткәнчә, 2016 елда 406 мең кв.м мәйданда күпфатирлы 37 йорт төзелергә тиеш, шул исәптән “Соловьиная роща”, “Сокольники” микрорайоннарында, иске ипподром территориясендә коммерцияле торак торгызылачак, соципотека программасы буенча 4 йорт һәм тузган торак программасы буенча 4 йорт төзелеп, кулланышка тапшырылырга тиеш. 

Күпфатирлы яңа тораклар төзелгәнлектән әлеге җирлекләрдә балалар өчен белем бирү учреждениеләре кирәк булу ихтыяҗы килеп чыга. Районнарда бу өлкәдә хәл уңай: узган елда 1654 урынга исәпләнгән 11 балалар бакчасы төзелгән. Әлеге учреждениеләрнең 6-сы – муниципаль (900 урынга), 5-се – коммерция нигезендә эшли (754 урын). 

Торак төзегәндә паркинг өчен урын бүлеп калдыру эшне тагын да файдалырак итә. А.Лобов сүзләренчә, 2015 елда 1749 урынга каралган өч паркинг ачылган. Әлеге уңай динамика бу елда да үсәчәк – 1807 урынга исәпләнгән тагын биш паркинг төзергә ниятлиләр.

Киңәшмәдә Казанның Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Казан муниципаль берәмлеге Башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, аппарат җитәкчесе Игорь Сивов һәм шәһәрнең барлык район башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International