Төзелеш материаллары базары инфляция үсешенә тискәре йогынты ясый - Ирек Фәйзуллин

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Узган 2015 нче елда Татарстанда 2405, 5 мең кв. м мәйданда торак куллануга кертелгән. Дәүләт торак фонды программасы буенча ул - 323 мең кв.м, күп фатирлы инвестицион торак юнәлеше буенча - 937,4 кв.м, аз катлы торак төзелеше өлкәсендә - 1109 095 мең кв.м. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында билгеле булды. Төп доклад белән министрлык җитәкчесе Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.

 Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий һәм башкалар катнаша. "Татарстан Республикасының төзелеш комплексы - икътисадның эре секторы, аңа республиканың тулаем өстәмә кыйммәтенең 10 процент тирәсе өлеше туры килә, төзелештә мәшгуль булганнар өлеше - эшкә сәләтле халыкның 7,9 процент өлешен тәшкил итә", - дип башлады Ирек Фәйзуллин чыгышын. Төзелеш эшләре белән 1,5 меңгә якын оешма шөгыльләнә. Моннан тыш, төзелеш эшләренә рөхсәт таныклыгы таләп ителмәгән эшләрдә мәшгуль вак бизнес оешмалары да байтак. Министр әйтүенчә, узган 2015 нче елда әгәр, тулаем, ил буенча инфляция күләме 12,94 процент булса, республикада төзелеш тармагында ул 10,7 процент, торак-коммуналь комплекс өлкәсендә 7,1 процент булган. "Төзелеш материаллары базары инфляция үсешенә  тискәре йогынты ясый, монда исә инфляция 13,5 проценттан гыйбарәт", - диде ул.

Былтыр Татарстанда төзелеш тармагына юнәлдерелгән инвестицияләр күләме 11,1 млрд сум тәшкил иткән. Торак-коммуналь хезмәтләр базарында 612 эре оешма һәм 700 ләп урта һәм вак оешма исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International