Агымдагы елда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында 300 чамасы лифтны алыштырачаклар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының идарә, ТКХ программаларын файдалану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте. Спикер сүзләренчә, лифтлар уртача 25 ел хезмәт итә. “Бу срок узганнан соң лифт алыштырылырга тиеш. Тагын 15-20 елдан соң ул капиталь ремонтлана”, - дип билгеләп үтте ул.
И.Насыйров белдергәнчә, узган ел капиталь ремонт программасы кысаларында 315 лифт алыштырылды. “Быел без 279 лифтны алыштырырга планлаштырабыз, – дип аңлатма бирде ул. – 2008 елга кадәр республикада барлыгы 7 689 лифт файдалануга тапшырылган. Һәр ел саен теге яки бу механизмга 25 ел була, җиһаз да искерә. Шуңа күрә без, йортларда ихтыяҗ булган очракта, капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләрнең ике төренең берсен үткәрүгә юл куябыз”.