International Design Student Awards-2016 халыкара студентлар конкурсында КДАТУ архитектор-студентларының триумфаль чыгышы

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Халыкара Re-thinking the Future (RTF) — "Переосмысляя будущее" һөнәри конкурсының нәтиҗәләре ясалды.

2016 елда студентлар арасында 20 номинациядә премия игълан ителде, шуларның 13 — архитектура өлкәсендә һәм 7 — дизайн өлкәсендә. Һәр номинациядә интернациональ жюри катнашты, аның составында архитекторлар һәм бөтен дөньядан архитектор-укытучылар (Италия, Испания, Греция, АКШ, Дания, Германия, Канада, Бөекбритания һәм Һиндстан илләреннән) өч призер билгеләде һәм махсус бүләкләр тапшырды.
Конкурс җиңүчеләре арасында: MIT (Massachusetts Institute of Technology, АКШ), Academy of Fine Arts Vienna (Австрия), Politecnico Di Milano (Италия), Harvard University (АКШ), University of Westminster (Бөекбритания) кебек дөньякүләм архитектура мәктәпләре, һәм шулай ук Германия, Һиндстан, Канада, Кытай, Тайвань, Украина, Польша, Тунис студентлары. Әмма җиңүчеләр арасында, барсыннан да күбрәк, Россияны тәкъдим итүче КДАТУ студентлары булды!

Студентлар бишенче hәм алтынчы институтынын мигъмарият hәм дизайн КГАСА укытучылар Ильнур hәм Резедә Ахтямовлар житәкчелегендә берьюлы дүрт номинациядә жинделәр.
1. Куп функция куллану (Mixed Use): Ләйлә Садыкова - беренче урын  ("Симбиоз принцыпына таянып, торак кинлеген оештыру концепциясе"),Анна Андронова -икенче урын  ("Медиатека").
2.Ландшафт проектлаштыру: Карина Ашрапова- беренче урын  ("Бионик шәhәр.. Киләчәктәге  шәhәр".)
3.Торак:Ильсияр Рәхимова - икенче урын ("Вак житештеру белән шогыльләнгән торак комплекс концепциясе").
4.Градотөзелеш проектлаштыру. Анна Андронова- беренче урын ("Сулый торган шәhәр"),Ләйлә Садыкова- өченче урын ("Усемлекләр ойрәнә торган фән. Градотөзелеш узәкнен усеше концепциясе"), Ильсияр Рэхимова- буләк грамотасын алган- Урбан генерация. Адаптив шәhәрнен структурасы hәм мигъмарият"), Айнур Мустафин- буләк грамотасын алган ("ЭкоКаньон"), Алина Рахматуллина - буләк грамотасын алган ("Шәhәр кинлеге. Фильтр. Фокус").
 Бәйге шартлары буенча жинучеләрнен басмаларын бастыралар, профессиональ берләшмәдә узләре турында белдеруен момкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International